Accessibility links

Түбән Камада "Гемонт" төрек ширкәтенең хезмәт хаклары түләнмәгән эшчеләре әле дә калган


"Түбән Кама нефтехим" офисы. Архив фотосы
"Түбән Кама нефтехим" офисы. Архив фотосы

"Вазгыять елатырлык. Аларның суы да, ашарга ризыгы да, бер нәрсәсе дә юк", дип сөйләгән“Бизнес Online”-га бер эшченең хатыны Мария.

Түбән Камада "Гемонт" төрек ширкәтенең эшчеләре әле дә калган, алар хезмәт хакларын түләүне таләп итә. Бу – прораблар һәм осталар, аларның күбесе "Түбән Кама нефтехим" җирләрендәге тулай торакларда яши, дип яза "Бизнес Online".

"Вазгыять елатырлык. Аларның суы да, ашарга ризыгы да, бер нәрсәсе дә юк", дип сөйләгән басмага бер эшченең хатыны Мария. Аның әйтүенчә 350-500 кеше хезмәт хаклары бирелгәнне көтә. "Гемонт" беренче чиратта Төркиягә эретеп ябыштыручыларны, монтажчыларны кайтарып җибәргән диелә. Басма мәгълүматынча, янәсе прорабларны һәм осталарны аерып калдырганнар һәм хәзер алар ватаннарына кире кайта алмый.

Хәзерге вакытта "Түбән Кама нефтехим" җирләрендә "Гемонт"ның 83 хезмәткәре эшли, алар "өзелгән килешүдә каралган эшләрне төгәлли" дип белдергәннәр басмага оешманың матбугат хезмәтендә. Эшләрне тәмамлаганнан соң, аларга хезмәт хаклары тулысынча биреләчәк диелә.

Шул ук вакытта хезмәт хакларын алган 172 эшченең Төркиягә очып китү вакытын көтеп вахта шәһәрчегендә яшәве әйтелә.

Июнь ахырында Түбән Камадагы "Гемонт" эшчеләре эш ташлады. Алар хезмәт хакының инде өч ай буе тоткарлануын белдерде. Сәнәгать зонасындагы тулай тораклар янында протест белдерергә берничә мең эшче җыелды.

"Гемонт" ширкәтенә 1991 елда Истамбул шәһәрендә нигез салынган, ул сәнәгать комплекслары төзү белә шөгыльләнә.

2014 елда "Гемонт" Түбән Камага якын урнашкан зур нефть эшкәртү заводы – "ТАИФ-НК" өчен ныклап эшкәртү комплексы төзи башлаган иде. Аны 2021 елда гына кулланышка тапшырдылар. "Гемонт" Русиядә юридик зат буларак теркәлгән.

2020 елда ширкәт "Түбән кама нефтехим" җирләрендә ЭП-600 этилен җитештерү комлексы төзи башлады. Әмма элегрәк прокуратура белдергәнчә, ширкәт төзелеш эшләренең бер өлешен башкарырга тиешле ширкәтләргә һәм Федераль салым хезмәтенә бурычлы булып калган.

"Түбән Кама нефтехим"ның яңа хуҗасы – "СИБУР" Төркия төзелеш ширкәте белән хезмәттәшлеген туктатты, "Гемонт" ЭП-600 этилен җитештерү комплексындагы эшләрне 30 июньдә төгәлләргә тиеш иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG