Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре начарайган


Бу - Русиядә барган тенденция диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Татарстанда урыс теле, физика, биологиядан Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) алган уртача баллар кимегән. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергән. 2021 елда урыс теленнән БДИның уртача күрсәткече 74,73 балл булса, быел ул 72,82гә төшкән. Шул ук вакытта профиль математика нәтиҗәләре яхшырган – 61,49 баллдан 64,07гә җиткән.

Мондый хәл бөтен Русия буйлап күзәтелә дигән Һадиуллин. "Русиядә гомумән урыс теленнән, физика, биология, информатика, география, әдәбияттан уртача баллар төште. Профиль математикадан, химиядән, тарихтан, инглиз теленнән һәм җәмгыять белеменнән артты. Республика нәтиҗәләре дә шул ук тенденцияләрне күрсәтә. Бу контроль-тикшерү материалларының эчтәлеге үзгәрү һәм укучыларның тулысынча әзерләнмәүләре белән бәйле дигән министр. Аның сүзләрен Татарстан-24 каналы китерә.

Шулай да урыс теленнән БДИның уртача баллы Русия күрсәткеченнән 4,5 баллга күбрәк. Былтыр мондый аермалык 3 балл булган.

Моңарчы Татарстанда урыс теленнән БДИ күрсәткечләре гел яхшырып килә иде. Мәктәпләрдә татар теле тулысынча укытылган вакытларда урыс теленнән имтихан бирүдә республика алдынгылардан булды. 2017 елда Владимир Путинның Йошкар-Оладагы "туган телләрне укыту ихтыри булырга тиеш" дигән сүзләреннән соң мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылды. Күп кенә ата-аналар "туган тел" буларак урыс теле сайлый башлады, аерым алганда, бу БДИга әзерләнер өчен дә файдалы дигән сәбәп алга сөрелде.

Быел Татарстанда бер генә кеше татар теленнән БДИ тапшырды. Ул- Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова. Ул имтиханда 86 балл туплаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG