"Idel.Реалии" хәбәрчесе, Уфада яшәүче журналист Артур Асафьев "ят агент" статусын гамәлдән чыгаруны сорап, Юстиция министрлыгын мәхкәмәгә биргән, әмма Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе аның бу дәгъвасын канәгатьләндермәгән.
Бу хакта Mkset хәбәр итә. Журналистның мәхкәмәдәге вәкиле Алексей Захаров Октябрь районы мәхкәмәсенең карарын югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәкләрен әйткән.
Захаров Уфа мәхкәмәсенең уңай карар чыгару ихтималы бер процент кына иде дигән.
Шулай ук адвокат Русиядәге барлык югары инстанцияләр журналистның дәгъвасын канәгатьләндермәсә, ә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе уңай карар чыгарса, Асафьевның компенсация алырга хакы булачак дигән.
Артур Асафьевны "ят агентлар" исемлегенә быел 22 апрельдә керттеләр. Журналист бу карарны Страсбург мәхкәмәсенә кадәр шикаять итәчәген әйткән иде. Шулай ук ул "ят агентлар" кануны Русия конституциясен һәм кеше хокукларын боза дигән фикердә.
Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ят агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!