Accessibility links

Путин Европага газ җибәрүне киметүне игълан итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Аның сүзләренчә, киләсе атнада “Газпром” газ кудыручы агрегатын төзәтүгә бирәчәк. Чикләүләр аркасында Канада тоткарлап торган турбинаны Германия Русиягә тапшырса, газ җибәрү күләмен киметмәскә мөмкин булачак ди Путин.

Европага "Төньяк агым" газүткәргеченнән газ кудыру июль аенда ук кимергә мөмкин. Бу хакта Тәһрандагы саммит нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Русия президенты Владимир Путин белдерде.

Ул газ кудыруны "Төньяк агым-2" үткәргечен эшләтә башлап арттырырга тәкъдим итте, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң бу проект туктап калган иде.

Путин сүзләренчә, киләсе атнада "Газпром" газ кудыручы агрегатын төзәтүгә бирәчәк, шуннан соң "Төньяк агым"ның куәте тәүлегенә 30 млн шакмак метрга гына калачак. Бу аның проекттагы бер көнлек мөмкинлегенең биштән бере дигән сүз. Русия президенты әйтүенчә, чикләүләр аркасында Канада тоткарлап торган, күптән түгел Германиягә озатылган газ кудыру турбинасын Германия Русиягә бирсә, газ җибәрү күләмен киметмәскә мөмкин булачак.

Сугыш башланганнан соң "Газпром" үткәргеч аша газ җибәрүне башта 167 млн шакмак метрдан 100 миллионга, соңрак 67 млн шакмак метрга калдырды. Шуннан соң үткәргеч төзекләндерү өчен туктатылды, газ кудыруны 21 июльдән башлаячаклар.

Путин "Төньяк агым-2" үткәргечен эшләтеп җибәреп газ кудыру күләмен киметми калырга була дип тәкъдим итте, проект Украинага каршы сугыш башлангач туктатылган иде. Үткәргечне алман хакимиятләре сертификацияләмәде. Германиянең хакимият фиркаләре дә, оппозициянең күпчелеге дә проектны торгызуга каршы дип язды июль башында DW.

Европа берлегенең иң зур илләреннән берсе – Германиянең һәм Европадагы тагын башка кайбер илләрнең икътисады Русия газына шактый бәйле. Алман сәясәтчеләре Кремль газ җибәрүне Европа илләренә басым ясау коралы итеп куллана дип, Мәскәүне гаепли.

Русия газы Европа берлегендәге газның 40лап процентын тәэмин итте, аны кыска вакыт эчендә башка ил газына алыштыру авыр. Германия сәнәгате вәкилләре ягулык кытлыгы рецессиягә китерәчәк дип кисәтә.

Европа берлеге илләре башка илләрдән газ алу, ягулыкның альтернатив чыганакларын табу мөмкинлекләрен эзли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG