Башкортстанда җәмәгать туклануы оешмаларының вәкилләре республиканың кулланучылар хокуклары вәкаләтле вәкиле Валерий Самохинга азык-төлек күмер серкәсе (углерод оксиды) җитмәүгә зарланган, ул барларда, рестораннарда һәм пабларда сыра, куас, лимонад агызып сату өчен кулланыла. Бу хакта "Коммерсант" яза.
Валерий Самохин сүзләренчә, зур оешмалар, сыра җитештерү заводлары чималларны бер ел алдан кайтартып куя, шуңа күрә бу проблем нигездә кече эшмәкәрлеккә кагыла.
Уфаның берничә рестораны хуҗасы Владислав Ловков үз рестораннарында күмер серкәсенең ике-дүрт атнага гына җитәчәген әйткән.
"Сыраны агызып сату өчен бер баллон күмер серкәсе кирәк. Бу барлык сыра төрләренең 95 процентына кагыла, кайберләре өчен азот кирәк. Күмер серкәсе булмаса, барларда, рестораннарда һәм башка нокталарда сыра агызып сату туктаячак. Русия дус булмаган илләргә ашламалар сатмый башлагач, зур заводлар туктап калды. Күмер серкәсе ашлама җитештергәндә бүленеп чыга торган өстәмә продукт иде. Хәзер безнең тәэмин итүчеләребез күмер серкәсе сатып алуны җайга салу мәсьәләсен хәл итә. Алга таба ни буласын беркем белми", дип белдергән Ловков.
"Твердохлебофф" сыра кайнату ширкәте вәкиле әйтүенчә, күмер серкәсе баллоны өч тапкырга кыйммәтләнгән.
"Бәяләр очты. Элек без бер баллонны китереп бирү бәясе белән бергә 950 сумга ала идек, хәзер үзең барып алганда да бер баллон өч мең сум тора", дигән ул һәм ширкәтнең күмер серкәсе баллоннары бер атнага гына җитәчәген әйткән. Сыра агызып сатучы кайбер нокталар эшләүдән туктады инде, дип сөйләгән сыра кайнату ширкәте вәкиле.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев күмер серкәсенә кытлык турында эшмәкәрләрдән мөрәҗәгатьләр булмады дигән.
Республиканың кулланучылар хокуклары вәкаләтле вәкиле Валерий Самохин исә Башкортстан башлыгы каршындагы шура утырышында Башкортстанда күмер серкәсе җитештерү заводы төзү мәсьәләсен күтәрәчәген әйткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!