Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cаха конгрессы җирле үзидарә турындагы канун өлгесен кабул итмәүне сорап Русия думасына мөрәҗәгать итте

Саха конгрессы утырышы, архив фотосы
Саха конгрессы утырышы, архив фотосы

Төрле бәхәсләрдән соң, быелның февраль аенда канун өлгесен карауны кичектереп тордылар.

Саха конгрессы җирле үзидарәләр турындагы федераль канун өлгесен караудан баш тартуны сорап, Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин һәм дума депутатларына мөрәҗәгать юллады. Әлеге хатның нөсхәсе Азатлыкта да бар.

Яңа федераль канун өлгесе авылларның киләчәген юкка чыгара дип саный саха конгрессы.

"Мәсәлән, Якутиядә Европа дәүләтләре җирләре белән чагыштырырлык муниципаль бүлгеләр барлыкка киләчәк, авыллар арасы йөзләрчә чакрым белән исәпләнәчәк. Моңа кадәр үзидарә нигезендә яшәгән авыллар белән староста яки билгеләнгән башлыклар идарә итәчәк, аларның үз бюджетлары, җирле шурасы һәм җир белән эш итү хокукы булмаячак. Җирле хакимият халыктан тулысынча читләштереләчәк. Мондый шартларда авылларга үләргә генә кала", диелә мөрәҗәгатьтә.

Саха конгрессы әлеге канун өлгесенең тиз арада кабул ителүен һәм төбәкләргә үз тәкъдимнәрен әзерләр өчен тиешле вакыт бирелмәвен дә тәнкыйтьли. Төбәктәге депутатка бу канунны өйрәнер өчен "унбиш көн" вакыт бирелгәне әйтелә.

"Анализ күрсәткәнчә, Клишас-Крашенинников әзерләгән канун өлгесе халыкны үз җиреннән, табигый байлыкларыннан аеру чылбырының мантыйкый тәмамлануы булып тора" диелә.

Конгресс Русия думасы рәисе Вячеслав Володин һәм депутатлардан канун өлгесеннән тулысынча баш тартуны сорый.

Русия Дәүләт думасы депутатларына мөрәҗәгать итү турындагы карар 27-28 июньдә Якутск шәһәрендә узган Саха конгрессы корылтаенда кабул ителгән иде. Бу хакта оешма рәисе Иван Шамаев Азатлыкка сөйләде.

Җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесен Русия парламентына дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас 2021 елның декабрендә тәкъдим итте. Февраль аенда Русия думасы әлеге канун өлгесен карауны кичектереп торуын әйтте.

Реформа кысаларында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзидарә оешмаларын бетерү тәкъдим ителә. Җирле үзидарәне бары тик шәһәр һәм муниципаль бүлгеләр, шулай ук федераль әһәмияткә ия шәһәрләрнең шәһәр эчендәге өлешләрендә генә калдырырга ниятлиләр.

Әгәр канун өлгесен хәзерге рәвешендә кабул итсәләр, шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле хакимиятләреннән һәм депутатлар шураларыннан колак кагачак, ә аларның җирләрен шәһәр яки муниципаль бүлгеләргә кушачаклар.

Канун өлгесенең йогынтысына шәхси үзидарә оешмалары һәм бюджеты булган 18 мең шәһәр һәм авыл җирлеге эләгә.

Татарстан Дәүләт шурасы җирле үзидарәне оештыру турында канун өлгесенә 13 төзәтмә тәкъдим итте. 10 февральдә депутатлар аны бертавыштан кабул итте.

Җирле үзидарә системын юкка чыгаруны депутат, ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов тәнкыйтьләп чыкты. "Без эшли торган системны җимерәбез", диде ул.

2021 ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт шурасы гомумән алганда бу канун өлгесен хуплап чыкты. Әмма гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары төркеменең ул канун өлгесенә 30дан артык үзгәреш тәкъдим итүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG