Украинага сугыш башлавы өчен Европа берлеге Русиягә җиденче чикләүләр җыелмасы кертте. Европа берлегенең кара исемлегенә тагын 48 зат һәм җиде оешма керде. Алар арасында Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары, республика парламентында "бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов та бар.
Күптән түгел Камалтынов яллары вакытында Татарстандагы "Бердәм Русия"леләргә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на барырга тәкъдим итәчәген әйткән иде.
Моннан тыш, санкцияләр исемлегенә Мәскәү мэры Сергей Собянин, элекке баш прокурор, Иминлек шурасы әгъзасы Юрий Чайка, хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, депутат Адам Делимханов, актерлар Владимир Машков һәм Сергей Безруков, "Хирург" кушаматлы байкер Александр Залдостанов, Росотрудничество, Сбербанк, "Русский мир" фонды һәм башкалар кертелде.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!