Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унынчы "Печән базары" фестивалендә ислам тарихы, татар мәчетләре темасы күтәреләчәк


2019 елгы "Печән базары"ннан күренеш
2019 елгы "Печән базары"ннан күренеш

Быелгы "Печән базары" фестивалендә Татарстаннан, Төмән, Уфа, Самарадан, Пермь, Мәскәүдән һәм Мордовиядән 60лап дизайнер катнашачак.

30 июль Казанда татар яшьләре оештырган "Печән базары" заманча шәһәр мәдәнияте фестивале һәм дизайн-маркет узачак. Быелгы чараның яңалыклары хакында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде. Быел фестиваль унынчы тапкыр уза һәм ул Дөнья татар конгрессы җыены башланган көн белән дә туры килә.

Беренче фестиваль 2013 елда халык шагыйре Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап, Казанның Нурулла мәчете каршында оештырылган иде. Инкыйлабка кадәр бу мәчет "Печән базары мәчете" дип йөртелгән.

— Быел фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән 400 дән артык гариза килде. Чарада Татарстаннан гына түгел, Төмән, Уфа, Самар, Пермь, Мәскәүдән һәм Мордовиядән, барысы 60лап дизайнер катнашачак, дип сөйләде Гүзәлия Гыйниятуллина.

Оештыручылар фикеренчә, "Печән базары" үз максатына иреште, соңгы елларны татар милли бизәкле әйберләр күбәйде, милли киемдә йөрүчеләр барлыкка килде, хәтта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та татарча камзул киеп йөри.

"Ун ел элек безнең 12 татар дизайнеры катнашкан булса, соңгы елларда аларның саннары 400дән арта, ди фестивальне оештыручылар.
Чараны уздырып, Казанның шул тарихи урынына игътибар җәлеп ителгәнгә күрә, "Нурулла" мәчетенә аның тарихи "Печән базары мәчете" исемен кире кайтаруга ирешелде. Ун ел эчендә "Печән базары" Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм хәтта Омскида да оештырылды", диде Гыйниятуллина.

Быелгы "Печән базары" фестивале Казанның Кабан күле яр буенда уза. Фестивальдә дизайн-маркет, ярминкә, театраль тамаша, чәй эчү урыны була, төрле остаханәләр оештырыла. "Ачык университет" берләшмәсе "Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмә-лекция, "Онытылган/оныттырылган шәхесләр: әдәбият, журналистика, фән" лекциясе, "Тәртип" радиосы белән берлектә "Ислам & Милләт" сорау-җавап рәвешендәге сөйләшү, "Идел буе һәм ислам: дин кабул итү турында 4 кыйсса" лекциясе уздырачак.

Моннан тыш, күмәкләшеп җыр иҗат итү өчен "Ничек җыр язарга?" дигән мини-лаборатория дә эшләячәк. Көн дәвамында "Печән базары" фестивалендә сәхнәдән бүгенге җырчылар эстрада йолдызлары белән берлектә чыгыш ясаячак. Мәсәлән, Gauga рок-төркеме Зәйнәп Фәрхетдинова белән, Abadeli — Фердинант Сәләхов, Азат ГыймадиевАсаф Вәлиев белән, һәм башка уртак чыгышлар булачак.

Көн ахырында Кабан күле буенда кино күрсәтелә. Аерым алганда, "Абау": Татарстанның танылган кешеләре тарихлары", "Туңган як: Суоми" фильмнарын карап булачак.

Беренче фестиваль 2013 елда Нурулла мәчете каршында оештырылды. Казан мэриясе ул вакытта юл хәрәкәтен вакытлыча ябуга каршы чыкты, шуңа күрә татар яшьләре форумы чараны Татар бистәсенә күчерде. Берничә тапкыр ул Черек күл янында да оештырылды. 2020 елда бернече тапкыр әлеге фестиваль Әлмәттә дә узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG