Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш штабы Русия гаскәренең Донбасста чигенүен хәбәр итте


Донецки өлкәсенең Краматорски шәһәре янында ныгытылган хәрби машина өстендәге украин хәрбие
Донецки өлкәсенең Краматорски шәһәре янында ныгытылган хәрби машина өстендәге украин хәрбие

Краматорски юнәлешендәге Берестово – Ивано-Дарьевка, шулай ук Верхнекаменка – Ивано-Дарьевка юнәлешләрендә украин гаскәрләре Русия гаскәрләрен артка чигенергә мәҗбүр иткән диелә.

Украина кораллы көчләре баш штабын фронттагы вазгыять турында мәгълүмат чыгарды.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Краматорски юнәлешендәге Берестово – Ивано-Дарьевка, шулай ук Верхнекаменка – Ивано-Дарьевка юнәлешләрендә украин гаскәрләре Русия һөҗүменә җавап кайтарган һәм Русия гаскәрләрен артка чигенергә мәҗбүр иткән.

"Дошман Спорное бистәсе янында һөҗүм алып бара, хәрби хәрәкәтләр дәвам итә", диелә хәбәрдә.

Краматорскида Русиянең пилотсыз очкычлары оча диелә.

"Оккупантлар Соледар, Покровски янына һәм Углегорски җылылык электростанциясе җирләренә һавадан һөҗүм итте. Вершина-Луганское юнәлешендәге һөҗүмнәре уңышсыз төгәлләнде һәм артка чигенделәр. Дошман Мироновское – Луганское юнәлешендә һөҗүм алып бара", диелә хәбәрдә.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG