Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда янә зур юл һәлакәте: микроавтобус белән "КамАЗ" бәрелешкән, алты кеше үлгән


Юл һәлакәте булган урын
Юл һәлакәте булган урын

Беренчел мәгълүматларга күрә, 20 юлчы утырган микроавтобус Благовар районының Языков авылыннан Уфага барган булган. Ул юл эшләре бара торган урында иң кырый полосада торган “Камаз” белән бәрелешкән.

Бүген, 25 июльдә Башкортстан эчке эшләр министрлыгына Уфа вакыты белән 11:00 сәгатьтә (Казанча сәгать 9:00) "Ford Transit" микроавтобусы белән "Камаз" бәрелешүе турында хәбәр килгән. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, 20 юлчы утырган микроавтобус Благовар районының Языков авылыннан Уфага барган булган. Олы юлның 1413нче километрында юл эшләре бара торган урында иң кырый полосада торган "Камаз" белән бәрелешкән. Һәлакәттә алты кешенең үлүе хәбәр ителә, ун кеше төрле авырлыктагы җәрәхәт-имгәнүләр белән медицина ярдәме сораган диелә.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана дип хәбәр ителә.

Узган атнаның дүшәмбе иртәсендә Бшкортстанда юл һәлакәтендә дүрт кыз үлгән иде. Элекке сыйныфташлары белән кафеда очрашканнан соң өйләренә кайтып барган вакытта 17-19 яшьлек кызларны Аudi A 5 машинасы бәрде. 23 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы әйтелде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу һәлакәтне ничек тикшерәчәкләрен шәхсән үзе күзәтәчәген әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG