Accessibility links

Дөньяның төрле илләрендә Русия халыкларына иреклек таләп иттеләр

Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.

Шул ук көннәрдә Чехия башкаласы Прагада Русиянең азат халыклары форумы узды. Анда Русияне яңартып кору, колонияләштерүдән арындыру һәм бу гамәлләрнең дөнья корылышына йогынтысы турында фикер алышулар булды. Әлеге форумда яңгыраган фикерләр белән Азатлык сайтында таныша аласыз.


XS
SM
MD
LG