Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин Казанны спорт санкцияләреннән иң нык зыян күргән шәһәр дип атады


Кзан мэры Илсур Метшин
Кзан мэры Илсур Метшин

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Халыкара үзешчән йөзүчеләр федерациясе (ФИНА) һәм Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Русиядәге халыкара ярышларны уздырмаячагын белдергән иде.

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын Русиягә каршы кертелгән спорт чикләүләреннән иң нык зыян күргән шәһәр дип атаган. Бу хакта ул Казан башкарма комитеты утышында белдерде, дип яза "Бизнес Online".

— Кызганыч, спорт сәяси басым коралы булды, әмма бу вакытлы күренеш дип саныйм. Турнирга юлны ябарга мөмкин, әмма кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән профессионал шөгыльләнергә комачаулау – мөмкин түгел. Яңа мөмкинлекләр табылачак, спортчыларыбыз халыкара чараларда катнашачак, — дигән ул.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Халыкара үзешчән йөзүчеләр федерациясе (ФИНА) һәм Халыкара олимпия комитеты (ХОК) Русиядәге халыкара ярышларны уздырмаячагын белдерде.

21 июльдә Казанның су спорты төрләре сараенда әлеге халыкара ярышларга алмаш буларак "Дуслык уеннары" дигән йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү кебек ярышларны үз эченә алган яңа турнир ачылды. Ул берничә этапта узачак, беренче этабы 3 августта төгәлләнәчәк. Чарага танылган спортчылар җыелды, әмма хәтта ярышларның ачылу тантанасы булган көнне дә кечкенә трибуналарны да тутыра алмадылар.

— Масштабы ягыннан яңа халыкара ярыш булырга дәгъва итә ала, — дигән Метшин "Дуслык уеннары"на бәя биреп. — Санкцияләр шартларында бу быелгы иң төп спорт вакыйгасы. Тик без зур чаралар белән иркәләнеп, җанатарларга, спорт сөючеләргә бу ярышның мөһимлеген җиткерә алмаганбыз дигән хис бар. Тик 3 августка кадәр вакыт бар әле, — дигән Казан мэры.

Март башында, Русия Украинага һөҗүм итеп берничә көн узуга, Казанда 2023 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары уздырылмаячагы билгеле булган иде. Алар 2023 елның 21 гыйнварында башланырга тиеш иде.

Русиянең Украинага агрессиянә җавап буларак Русиянең җыелма такымнарын спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерәләр.

Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG