Accessibility links

Кайнар хәбәр

Fortune: Русия газ кудыруны киметеп, Европага караганда күбрәк югалта  


"Төньяк агым" газүткәргече
"Төньяк агым" газүткәргече

Узган ел Европа энергия чыганакларының 46 процентын Русиядән сатып алган, әмма шул ук вакытта бу  – Русиянең барлык экспорты күләменең 83 проценты.

"Төньяк агым-1" үткәргече аша табигый газ кудыру күләмен 20 процентка кадәр киметеп, Русия үз икътисадына "коточкыч бәрә", дип яза Fortune журналында Йел университеты белгечләре. Алар Русиянең энергетика тармагындагы вазгыятьне анализлаган.

Икътисади яктан караганда, Русия президенты Владимир Путинның Европа базарына ихтыяҗы, дөньяның Русия энергия чыганакларына булган ихтыяҗыннан күпкә зур, дип саный Джеффри Сонненфелд һәм Стивен Тиан. Узган ел Европа энергия чыганакларының 46 процентын Русиядән сатып алган, әмма шул ук вакытта бу – Русиянең барлык экспорты күләменең 83 проценты.

Мәскәү Азия илләренә үз нефтен 35 процентлы ташлама белән сатарга мәҗбүр һәм бер генә газүткәргеч эшләү сәбәпле, 2021 елда Русиядән Кытайга яки Һиндстанга табигый газ кудыруның бөтен күләме Европага булган экспортның 10 процентын гына тәшкил иткән.

"Путинның Европага табигый газ кудыруны киметү кебек трюклары чынлыкта Европа икътисады белән чагыштырганда, Русия икътисадына күпкә зуррак зыян салды. Дәүләт чыгымнарының артуын, ике процентка җиткән бюджет дефицитын һәм алтын-валюта запасларының бетеп килүен исәпкә алганда, Русиянең нефть һәм газ экспортыннан югалтулары коточкыч дәрәҗәгә җитеп килә", дип яза Джеффри Сонненфель һәм Стивен Тиан.

Путинның Европа илләрен куркыту ниятләре барып чыкмаячак, дп саный Америка аналитиклары.

Европа һәм АКШ сәясәтчеләре уртак чаралар күрә. Стратегик тупланмалардан килгән нефть күләме Русия экспорты күләменнән артыграк. Шул ук вакытта АКШта табигый газ чыгару һәм сыекландырылган газ җитештерү иң югары күләмнәргә җитте, нефть чыгару да арта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG