Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районының Кызыл Байрак авылындагы халык яклап чыккан табигать урыннарын күптән эшкуарга биргән булганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондагы сабантуй уза торган мәйданда глэмпинг төзелеше башлангач, авыл кешеләре кишәрлекне  бирүгә каршы чыкты.

Тукай районы прокуратурасы Кызыл Байрак авылындагы низагка ачыклык керткән, мондагы сабантуй уза торган мәйданда глэмпинг төзелеше башлангач, авыл кешеләре кишәрлекне бирүгә каршы чыкты. Прокуратура мәгълүматынча, әлеге җирләр инде ун ел шәхси зат милке булып тора, монда ангар төзеп куелган һәм ул капиталь корылма буларак теркәлгән. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.

Авыл кешеләре җирләр хуҗасының буаларны су белән туендырып торучы Тирәнелга елгасы агымын томалавыннан, җирләрне койма белән уратып алуыннан һәм анда кешеләрне кертмәвеннән дә зарланган иде. Прокуратура исә Тирәнелга реестрга кертелмәгән, дип хәбәр иткән, шулай да хокук яклаучылар бу урынга һәркем килеп йөри алсын өчен койманы сүттерүне таләп итәчәк диелә.

Кичә, 25 июльдә Тукай районы Сабантуе уза торган Кызыл Байрак авылы буасыз калырга һәм матур табигатьле урыныннан колак кагарга мөмкин, дип авылда яшәүчеләрнең прокуратурага күмәк хат язуы билгеле булды. Хатны 60тан артык кеше имзалаган. Алар Тукай районы прокурорыннан җирле хакимият һәм җирләрнең яңа хуҗасы гамәлләрен тикшерүне сораган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG