Ел башыннан Татарстанда күлләре һәм елгаларында барлыгы 47 кеше, җәйге чорда – 39 кеше батып үлгән. Коткаручылар 41 кешенең гомерен саклап кала алган. Бу хакта 26 июльдә республиканың кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Үлемгә иң еш китергән сәбәп – сәламәтлеге начарланып суга керү яисә җиһазландырылмаган урыннарда коену", диде ул.
Узган ялларда республика елгалары һәм күлләрендә 1 мең кеше ял иткән, йөзләп кече көймәләрдә йөзгән. Аларның бәрелешеп бату ихтималы зур диде Венедиктов.
"Вазгыять катлаулы, хәтта бик катлаулы", дип бәяләде ул бүгенге хәлне.
Татарстан сулыкларында батып үлүче балалар саны арткан. Аның сүзләренә караганда, узган елның җәйге чорында Татарстан суларында 6 бала батып үлгән булса, быел аларның саны 8гә җиткән.
"8 июльдә Түбән Камада суда яшүсмер үлде. Берничә көн элек Минзәлә районындагы Ык елгасында шулай ук баланың гомере өзелде. Яшүсмерләр үзләре генә йөзгән. Ык елгасының мәкерле холкын беләбез. 2016 елда батып үлгән яшүсмерне елга агымы 300 метрга алып китте", диде ул.
Бүген Татарстанда 47 пляж рәсми ачылган, 153 урындагы суларда коткаручылар кизү тора. Көннәр эссе тору сәбәпле, 4 миллионга якын кеше яшәгән республика өчен бу гына әз, шунлыктан кешеләр җайланмаган урыннарда да коенырга мәҗбүр.
Башкортстан суларында, 16 июльгә булган мәгълүматлардан күрә, 21 кеше батып үлгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!