Русия 2024 елдан соң Халыкара галәм станциясе проектыннан чыгачак. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Роскосмос башлыгы Юрий Борисов белдерде. Элегрәк дәүләт корпорациясе 2024 елдан соң да хезмәттәшлек дәвам итәргә мөмкин дип белдергән иде.
Халыкара галәм станциясенең эшләү вакыты 2020 елда 2024 елга кадәр озайтылды. Майда Роскосмос вәкиле Сергей Крикалёв "Известия" белән әңгәмәдә дәүләт корпорацисе станцияне алга таба куллану ихтималы турында фикер алыша дип әйткән иде.
Роскосмос башлыгы Юрий Борисов әйтүенчә, 2024 елга Русия орбитада үз станциясен булдырырга ниятли. 2021 елның апрелендә ул бу карарны хөкүмәтнең галәм өлкәсе үсеше өчен җаваплы вице-премьеры буларак игълан иткән иде.
Роскосмос дәүләт галәм станциясе булдыру ниятләрен 2014 елда яңгыратты. Ул чакта аны орбитага 2019 елда чыгарачаклары фаразланды. Соңрак Путин галәм станциясе 2023 елга булдырылачак дип белдерде.
Әлегә Русиянең киләчәктә булырга тиешле станциясенең бер генә элементы да юк:
- Аның өчен төп модуль булырга тиешле "Наука" модуле орбитага ниятләнгәннән 14 елга соңга калып чыкты һәм Халыкара галәм станциясенә тоташтырылды.
- Хәзер төп модуль булыр дип ниятләнгән Фәнни-энергетик модуль Халыкара галәм станциясенә 2014 елда очарга тиеш иде. Әмма узган елның язына да аның әле корпусы гына әзер иде.
- "Причал" модуле 10 елга якын төзелде һәм Халыкара галәм станциясенә җибәрелде.
- Төп модульне орбитага чыгарырга тиешле "Ангара-А5М" ракетын беренче тапкыр 2024 елда гына очыртырга ниятлиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!