Иран Русия белән килешү имзалаган, аңа ярашлы ул Русия очкычларын детальләр һәм җиһазлар белән тәэмин итәчәк, төзекләндерәчәк һәм аларга техник хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Иранның Сивил авиация идарәсенә сылтама белән Mehr агентлыгы хәбәр итә.
Бу килешүне Иранга эш сәфәре белән Русия транспорт министры урынбасары килгән чакта имзалаганнар диелә, ул Иранның Сивил авиация идарәсе җитәкчесе Мөһәммәд Мөһәммәди-Бахш белән очрашкан. Агентлык түрәнең исемен атамый.
Шулай ук Русия белән Иран арасында очышларның санын арттырып, атнасына 35 рейска кадәр җиткерү турында да килешкәннәр диелә.
Июль уртасында Русия президенты Владимир Путин Тәһранда булды, анда Сүрия низагын җайга салучы илләр: Русия, Иран һәм Төркиянең саммиты узды. Украинага каршы сугыш башлау турында фәрман бирүеннән соң бу Путинның беренче тапкыр элекке советлар берлеге илләреннән читкә чыгуы булды.
Русиянең Украинага сугыш башлавына җавап итеп, Европа берлеге илләре, АКШ, Британия һәм башка илләр Русия очкычлары өчен һава киңлеген япкан иде. Русия очкычларына алмаш өлешләр сату, аларга техник хезмәт күрсәтү, иминиятләштерү дә тыелды.
Сугыш башлангач, Европаның лизинг ширкәтләре Русия һава ширкәтләре белән килешүләрен өзде, очкычларын кире бирүне таләп итте. Русия бу таләпләрне үтәмәде. Санкцияләрне хуплаучы илләрдә, Русия һава ширкәтләренең лизингтагы очкычларын кулга алырга мөмкиннәр.
Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарәче мөдире Ричард Абулафиа мартта ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Абулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
Санкцияләр аркасында , якын арада "Аэрофлот"ның Boeing һәм Airbus очкычларына алмаш җиһазлар җитми башлаячак, очкыч паркын эшкә яраклы хәлдә тоту өчен өч айдан һава ширкәтенә очкычларының бер өлешен алмаш җиһазларга сүтәргә туры киләчәк, дип язды Bloomberg та.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!