Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Көньяк Кореядан меңгә якын танк, 600 гаубица сатып алачак


Варшау "Европадагы иң көчле җир гаскәрен" булдырырга ниятләвен әйтә. Русия Польшаның күршесе булган Украинага бәреп кергәч, хәрби көчләрне арттыру ихтыяҗы туды, дип искәрткән илнең саклану министры.

Польша саклану министры Мариуш Блащак Көньяк Кореядан корал сатып алу турында килешү имзалануын игълан итте.

Польша Көньяк Кореядан 980 танк, 600 үзйөрешле гаубица, 48 хәрби очкыч сатып алачак. Алар Польшаның Украинага тапшырган коралларын алыштырачак һәм Польша хакимиятләренең ил гаскәрен ныгыту ниятләрен тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Варшау "Европадагы иң көчле җир гаскәрен" булдырырга ниятләвен әйтә. Бу килешү 14,5 миллиард долларга төшә.

К2 шәкелендәге 180 танкны Көньяк Корея җитештерүчеләре тапшырачак, калганнарын Польшада Корея лицензиясе белән җыячаклар.

К9 үзйөрешле артиллерия корылмалары Польшаның элемтә системы белән җиһазландырылачак, шулай ук Польшаның Topaz хәрби идарә системына тоташтырылачак.

FA-50 хәрби очкычлары Польшаның хәрби һава көчләре таләпләренә туры килердәй итеп, шулай ук НАТОның "үзеңнеке-ятныкы" булуын ачыклый тоган системы белән җиһазландырылачак.

Польшаның Кораллар агентлыгы вәкиле, подполковник Кшиштоф Платек искәртүенчә, FA-50 искергән Су-27 һәм МиГ-29 хәрби очкычларын алыштырачак. Алар Польшаның кораллары сафына Америкада җитештерелгән F-16 хәрби очкычлары белән бергә басачак, F-16лар Польшада бар инде.

Элегрәк саклану министры Блащак Польшаның НАТОдагы Европа илләре арасында иң куәтле җир гаскәре булдырырга ниятләвен белдергән иде. Гаскәрдәге кеше санын хәзерге 150 меңнән 400 мең кешегә җиткермәкчеләр.

Хәзерге вакытта Польшаның саклану чыгымнары – эчке тулай җитештерүенең 2,4 процентын тәшкил итә, әмма киләсе елда ул 3 процент булачак, ә киләчәктә 5 процентка да җитәргә мөмкин.

Русия Польшаның күршесе булган Украинага бәреп кергәч, хәрби көчләрне арттыру ихтыяҗы туды, дигән министр.

"Польша гаскәре шул кадәр көчле һәм күп санлы булырга тиеш ки – үзенең барлыгы белән генә дә агрессорны куркытсын. Кремль көчлеләргә һөҗүм итми, ул көчсезлек күргәндә һөҗүм итә", дигән Блащак.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG