Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВВС: Русия заводларына Украинаның оккупацияләгән районнарыннан көнбагыш ташыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинадан көнбагыш ташуны оештыручылар  сүз "урланган" продукция турында түгел, "хәрби-сивил хакимият контролендәгесе" турында бара, дип искәртә диелә, Русия оккупацияләгәннән соң билгеләп куелган яңа җирле түрәләрне шулай дип атыйлар.

Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады, тик Русия Украинадан ашлык кына түгел, көнбагыш бөртекләре да ташый, дип яза ВВС-ның урыс хезмәте.

Украинаның урыс гаскәрләре контролендәге җирләреннән көнбагыш ташулары турындагы хәбәрләрне аерым алганда WhatsApp-тагы 500 кеше утыра торган ябык төркемдә чыгаралар диелә.

"Көнбагыш. Черниговка (Запорожье өлкәсе). Дондагы Ростов. Күп ташыйсы, берничә мәртәбә урап кайту өчен машина кирәк", "Транспортны озата барачакбыз. Сугышлар бармый, тыныч. Бөтен җирдә урыс блокпостлары" дигән игъланнарны язмада мисал итеп китергәннәр.

Украина көнбагышын ташырдай кешеләрне ябык һәм ачык Telegram-чатларда да эзлиләр дип яза басма. Шул ук вакытта көнбагыш ташуны оештыручылар сүз "урланган" продукция турында түгел, "хәрби-сивил хакимият контролендәгесе" турында бара, дип искәртә, Русия оккупацияләгәннән соң билгеләнгән яңа җирле түрәләрне шулай дип атыйлар.

Украинадан көнбагышны Воронеж һәм Ростов өлкәләрендәге, Краснодар краендагы оешмаларга чыгаралар диелә. Йөк ташу чатларында Воронеж өлкәсенең "Благо" ширкәтләр төркеменә керә торган заводы һәм Ростов өлкәсендәге "Юг Руси" агросәнәгать ширкәтләр төркеме оешмалары телгә алына.

ВВС-ның урыс хезмәте көнбагышны күпме күләмдә ташыячаклары билгеле түгел, әмма мөгаен ашлыкка караганда азрак булыр дип искәртә. Русия гаскәрләре оккупацияләгән җирләрдәге оешмаларда Украин фермерларыннан тартып алынган көнбагышның бер өлешен эшкәртеп май ясаулары да бар диелә.

Басма искәртүенчә, 2021 елда Русиядә иң зур күләмдә - 15,5 миллион тонна көнбагыш уңышы җыеп алынган, әмма Русия базарында бәяләр артмасын өчен аны чит илләргә чыгару тыела.

Украина хакимиятләре Русия оккупацияләгән җирләрдән безнең ашлыкны ташый, соңрак аны, шул исәптән аннексияләнгән Кырым аша да өченче илләргә җибәрә дип берничә тапкыр белдергән иде.

Сугыш башланганчы Украина белән Русия ашлык һәм көнбагыш мае экспортлау ягыннан дөньяның иң зур тәэминатчылары иде.

Моңарчы БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин дигән иде. Аның сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG