Русия НАСАга Халыкара галәм станциясенә 2024 елдан соң да космонавтларын җибәрергә теләвен хәбәр иткән, алданрак Роскосмос башлыгы 2024 елдан соң бу проекттан Мәскәү чыгачак дигән иде.
Бу хакта НАСАның кешенең галәмгә очышы программнары җитәкчесе Кэти Людерска сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Русиянең орбитага үз станциясен чыгарганчы һәм аны эшләтә башлаганчы, ягъни кимендә 2028-2030 елга кадәр Роскосмос Халыкара галәм станциясенә очышларын дәвам итәргә ниятли. Җитәкче Роскосмос белән хезмәттәшлек үзгәрешсез калды дип белдергән.
26 июльдә презиңент Владимир Путин белән очрашуда Роскосмос башлыгы Юрий Борисов Русия 2024 елдан соң Халыкара галәм станциясе проектыннан чыгачак дип белдергән иде. Борисов әйтүенчә, 2024 елга Русия орбитада үз станциясен булдырырга ниятли. Әмма әлегә Русиянең киләчәктә булырга тиешле станциясенең бер генә элементы да юк.
Проектның башка әгъзалары исә эшен алга таба да дәвам итәчәк: НАСА Халыкара галәм станциясен 2031 елда диңгездә батыру ниятләнә дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум