Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Ак йорттан Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тануын сорый


Польшада Украинаны хуплау митингы
Польшада Украинаны хуплау митингы

Террорчылык иганәчесе дип әлегә дүрт ил танылган: Сүрия, Иран, Куба һәм Төньяк Корея. Бу исемлеккә кергән илләр белән башка илләр барлык дипломатик аралашуларны тулысынча диярлек туктата һәм аңа каршы кырыс чикләүләр кертелә.

АКШ Конгрессы сенаты Ак йортны Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакыра. Бу резолюцияне 27 июль кичендә (Казан вакыты белән 28 июль иртәсендә - ред.) бертавыштан хуплап кабул иткәннәр дип хәбәр итә The New York Times.

Текстта сенаторлар АКШ Дәүләт департаментын Русияне Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга өнди, Русия гамәлләре "гаепсез ирләрнең, балаларның, хатыннарның исәпсез-хисапсыз үлеменә" сәбәпче булды, дип искәртә.

Шундый ук резолюция Конгрессның түбән пулатына карауга кертелгән. The New York Times язуынча, аны пулат спикеры Нэнси Пелоси хуплар дип көтелә. Пелоси демократик фиркадә зур йогынтыга ия.

Шулай да, бу карарны конгрессменнар һәм сенаторлар мөстәкыйль кабул итә алмый, аны АКШта тышкы эшләр министрлыгы функцияләрен үтәүче Дәүләт департаменты чыгарырга тиеш.

  • 3 майда Украина Югары радасы Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тануларын сорап, Конгрессның ике пулатына да мөрәҗәгать итте. Бу өндәү белән Украина президенты Владимир Зеленский да башка дәүләтләргә даими рәвештә мөрәҗәгать итеп килә. Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак июльдә Зеленский хакимияте моны үзенең иң мөһим тышкы сәяси максаты итеп күрә дип әйтте.
  • Хәзерге вакытта террорчылык иганәчесе дип дүрт ил танылган: Сүрия, Иран, Куба һәм Төньяк Корея. Бу исемлеккә кергән ил белән башка илләр барлык дипломатик аралашуларны тулысынча диярлек туктата һәм бу аңа каршы кырыс чикләүләр кертелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG