Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә биш ай эчендә халык саны 430 мең кешегә кимегән


Русиядә халык саны 145,1 миллион кешегә калган, бу саннарга аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләр дә керә. 2014 елда ярымутрауны аннексияләгәннән алып бу Русиядә халык санының иң түбән күрсәткечләре. Кырымны исәпкә алмаганда, Русиядә яшәүчеләр саны 142,7 миллионга калган.

2022 елның гыйнварыннан маена кадәр Русиядә халык саны 430 мең кешегә кимегән. Бу Росстатның "Социаль-икътисади вазгыять турындагы" айлык хисабында чыккан белешмәләрдән күренә.

Халык саны 145,1 млн кешегә калган, бу санга аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләр дә керә. 2014 елда ярымутрауны аннексияләгәннән алып бу Русияңз халык санының иң түбән күрсәткечләре. Кырымны исәпкә алмаганда Русиядә яшәүчеләрнең саны 142,7 миллионлап.

Moscow Times искәртүенчә, 2022 елның беренче айларында Русия халкы айга уртача 86 мең кешегә кимеп барган, мондый хәл хәзерге заман тарихында, шул исәптән һәр көн меңләгән кеше үлүе рәсми хәбәр ителгән коронавирус пандемиясе чорында да булмаган.

Шул ук вакытта, Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, Русиядә гыйнвар-май айларында узган ел белән чагыштырганда үлем-китем әзәйгән. Әмма туучылар да кимегән. Биш ай эчендә халыкның табигый кимүе – 355 мең кеше булган. Илдә уртача алганда һәр туучыга 1,7 үлүче туры килгән. Узган ел белән чагыштырганда халыкның табигый кимүе берникадәр әзәйгән дә әле, әмма халык саны кимүгә мөһаҗирләрнең китүе йогынты ясаган диелә.

Бу статистикада мөгаен Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдән күчеп китүчеләр исәпкә алынмагандыр. Төрле бәяләмәләргә ярашлы, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин. Шулай да аларның күбесе Русиядә теркәлгән килеш тора, шуңа күрә даими Русиядә яшәүче булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG