Accessibility links

Башкортстанда электричкада йөрү бәясе арта


Гадәти электр поездларында беренче ун чакрымны узу ике сумга, "Карлыгач"ларда биш сумга кыйммәтләнә. Ун чакрымнан соң калган һәр чакрым өчен гадәти "электричкаларда" 2,4 сум, "Карлыгач"та 2,7 сум түләргә кирәк булачак.

2022 елның 1 августыннан Башкортстанда шәһәр яны электричкаларында йөрү бәясе арта. Бу хакта республиканың Тарифлар дәүләт комитетына сылтама белән Mkset хәбәр итә. Оешманың бу карары хокукый мәгълүмат порталында да чыккан.

Гадәти "электричкаларда" беренче ун чакрымны узган өчен 24 сум (хәзергә 22 сум), "Калыгач"ларда – 32 сум (әлегә 27 сум тора) түлисе булачак. Ун чакрымнан соң һәр чакрым өчен гадәти "электричкаларда" 2,4 сум, "Карлыгач"та 2,7 сум түләргә кирәк булачак. Русия тимер юлларының (РЖД) рәсми әсбабы аша билет алганда бәя элеккечә калачак дип искәртелә.

"Оешмада бәяләр артуны Русиядәге социаль-икътисади вазгыять үзгәрүе һәм 2020 елдан бирле бәяләрне арттырмаулары белән бәйлиләр" диелә басма хәбәрендә.

Май уртасында Казанда да юл йөрүгә бәяләрне арттыру турында хөкүмәт карары чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG