Кичә, 28 июльдә "Татар археографиясе" сериясенә кергән китаплар ачык интернетка чыгарылды. Аларны Татарстан милли электрон китапханәсендә укып була, дип хәбәр итә Татарстан милли китапханәсе.
"Хәзер урта гасыр шигъриятеннән Кәрим Тинчуринның билгесез пьесаларына кадәр, халык фольклорыннан солдат хатларына кадәр, Бакый Урманче көндәлекләреннән татарларның кыскача тарихына кадәр интернет киңлекләрендә татар телендә тулы күләмдә укырга мөмкин" диелә хәбәрдә.
"Татар археографиясе" китаплар сериясе 2008 елдан нәшер ителә, анда Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган татар телендәге әдәби, тарихи, документаль һәм башка хатлар һәм истәлекләр бастырыла. Проектның авторы — филология фәннәре кандидаты, Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог Раиф Мәрдәнов. Бүгенге көнгә әлеге сериянең 29 китабы чыккан.
Татарстан милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге быел үзенең 30 еллыгын үткәрә, бу уңайдан "Татар археографиясе" китаплар сериясенең 30нчы китабы чыгачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!