Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда унынчы тапкыр "Печән базары" фестивале узды

30 июльдә Казанда Кабан күле буенда "Печән базары" заманча шәһәр мәдәнияте фестивале һәм дизайн-маркет узды. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Ярминкәдән тыш биредә "Ачык университет" берләшмәсе "Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмә-лекция, "Онытылган/оныттырылган шәхесләр: әдәбият, журналистика, фән" лекциясе, "Тәртип" радиосы белән берлектә "Ислам & Милләт" сорау-җавап рәвешендәге сөйләшү, "Идел буе һәм ислам: дин кабул итү турында 4 кыйсса" лекциясе уздырды.

Шулай ук "Ничек җыр язарга?" дигән мини-лаборатория дә эшләде. Көн ахырында Кабан күле буенда кино күрсәтелде. Аерым алганда, "Абау": Татарстанның танылган кешеләре тарихлары", "Туңган як: Суоми" фильмнарын карап булды.


дәвам

XS
SM
MD
LG