Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово хакимиятләре сербларда протест уяткан кагыйдәләрне кертүне бер айга кичектерә


Серблар Косовоның төньягындагы юлларны томалады
Серблар Косовоның төньягындагы юлларны томалады

29 июльдә ил хөкүмәте, Сербиядән Косовага керүчеләргә шәхесләрен раслаучы документларын Приштинада чыгарылган өч ай гамәлдә була торган документларга алыштырту турында карар чыгаруын игълан итте. 31 июльдә Косовоның төньягында яшәүче серблар Сербия белән чик буе кичүендәге юлларны томалады.

Косово хөкүмәте илнең төньягында яшәүче сербларны машиналарының номерларын алыштырырга мәҗбүрили торган карар үтәлешен бер айга кичектерде.

Моңа юлны томалап куйган кешеләр һәм полиция арасындагы киеренкелек сәбәп булган.

"Косово премьер-министры Альбин Курти Америка һәм Европадагы халыкара партнерлар белән очрашулар үткәрде. Моңа бәйле, Косово хөкүмәте ике карар үтәлешен дә баррикадалар алынып, Косово төньягында хәрәкәт итү иреге урнашканга кадәр: 2022 елның 29 июненнән 2022 елның 1 сентябренә кичектерә", диелә хөкүмәт хәбәрендә.

31 июльдә АКШның Косоводагы илчесе Джефри Ховен карарлар үтәлешен 30 көнгә кичектерүне сорап, Косово хакимиятенә мөрәҗәгать иткән иде.

Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель да карарлар үтәлешен кичектереп торуны хуплады.

29 июльдә ил хөкүмәте, Сербиядән Косовага керүчеләргә шәхесләрен раслаучы документларын Приштинада чыгарылган өч ай гамәлдә була торган документларга алыштырту турында карар чыгаруын игълан итте. Бу кагыйдә 1 августтан гамәлгә керергә тиеш иде.

Косово ватандашларына Сербиягә кергәндә мондый таләп күптән гамәлдә, дип искәртә Азатлык радиосының Балкан хезмәте.

Үзгәрешләр машина номерларына да кагыла. Косовоның төньягында яшәүче серблар әле дә Сербия оешмалары биргән номерларны куллана. 2008 елда Белградтан бәйсезлеген игълан иткән Приштина бу номерларны сентябрь ахырына кадәр Косовоныкына алыштыруны таләп итә.

31 июльдә Косовоның төньягында яшәүче серблар Сербия белән чик буе кичүендәге юлларны томалады. Моңа җавап итеп Косово полициясе "Ярине" һәм "Брняк" кичүләрен ябарга мәҗбүр булуын хәбәр итте. Халыкны башка чик буе кичүләреннән файдаланырга өндәде.

Косово премьер-министры Альбин Курти 31 июльдәге киеренкелеккә фикер белдереп, моңа Сербия хөкүмәтендәге рәсми затларның котырта торган белдерүләре сәбәпче булды дип белдерде.

Сербия президенты Александр Вучич 31 июльдә Белградта узган матбугат очрашуында тынычлык теләвен һәм бөтен кешедән, шул исәптән Косоводагы серблардан низагка китерердәй гамәлләр кылмавын сорады. Шул ук вакытта Вучич "Әгәр алар сербларны эзәрлекләсә, аларга начар мөнәсәбәттә булса, үтерә башласа, Сербия җиңәчәк. Әйтергә теләгән бөтен сүзем шушы", диде.

Косово бәйсезлеген танымаучы Русия хакимиятләре Приштинаны төбәктәге вазгыятьне махсус киеренкеләштерүдә гаепләде. Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова киеренкелек көчәю - Косово хакимиятләре керткән "нигезсез, дискриминацияләүче кагыйдәләр" нәтиҗәсе дип белдерде. Ул "Приштина артында торучы АКШ һәм Европа берлеге" турында да телгә алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG