Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан теркәлгән җинаятьләр ягыннан Русиядә җиденче урында


Илллюстратив рәсем
Илллюстратив рәсем

Республикада 2022 елның беренче яртыеллыгында 27 047 җинаять теркәлгән.

Русия баш прокуратурасы мәгълүматынча, теркәлгән җинаятьләр рейтингында Татарстан җиденче урында тора. Республикада 2022 елның беренче яртыеллыгында 27 047 җинаять теркәлгән

Гыйнвар-июнь айларында иң күп җинаятьләрне Мәскәүдә (71 832), Краснодар краенда (39 597) һәм Мәскәү өлкәсендә (38 424) кылганнар.

Иң түбән күрсәткечләр - Ненец (367) һәм Чукотка (478) автоном бүлгеләрендә .

Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр рейтингында да Татарстан җиденче урында. 2022 елның беренче алты аенда шундый 2823 җинаять теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG