Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Татар конгрессын тышкы сәясәт белән шөгыльләнмәскә чакырды


"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.

Бүген, 1 август, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Казан үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында ялгыз пикет уздырды. Пикетчы "Татар конгрессы бары тик татар халкының мәсьәләләре белән генә шөгыльләнергә тиеш!" дип язылган плакат күтәргән иде.

"Азатлык" берлеге лидеры Наил Нәбиуллин Азатлык радиосына хәбәр иткәнчә, берничә типография бастырудан баш тарткач, плакат текстын кыскартырга туры килгән. Беренчел текст "Татар Конгрессы илнең тышкы сәясәте белән түгел, ә бары тик татар халкының мәсьәләләре белән генә шөгыльләнергә тиеш!" булган. "Кызганыч, шәһәр типографияләре хәзерге вакытта сәясәт сүзеннән бик курка", дип аңлатты активист.

Пикетка чыгарган сәбәп - татар конгрессы иртәгә кабул итәчәк резолюция. Элегрәк Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай резолюциясенә "Русиянең Украинада махсус операциясен яклау" турында җөмлә кертеләчәк дигән иде.

"Шул ук вакытта татар конгрессының бу җыенында татар теленә дә аерым урын бирелмәве, Татар конгрессының татарларның милли мәсьәләреннән читләшүе белән килешмибез", дип аңлатты Наил Нәбиуллин.

Конгресс башланыр алдыннан Шәйхразиев татар теле белән кыенлыклар күрмәде, ди Нәбиуллин.

"Илнең тышкы сәясәт мәсьәләләре Конгресс вәкаләтләренә керми. Конгресс татар халкының актуаль мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш: мәктәпләр, Татарстан хокуклары, тел, университет, президент институты. Ләкин без моны күрмибез. Милли шура рәисе татар халкын сәяси максатларда файдаланырга тели. Шул ук вакытта татарлар бернәрсә дә ала алмыйча, ватылган тагарак янында кала бирәләр. Татарларны табыш алу максатларында кулланырга тырышалар. Әмма татарларның бернинди хокуклары юк диярлек. Татар конгрессы бу сорауларга тыкшынырга тиеш түгел", ди ул.

"Азатлык" берлеге рәисе "Татар конгрессының татар халкын кимсетә ала торган резоюцияләрне кабул итәргә һәм аның башка халыклар арасында абруен төшерергә хакы юк. Әлеге резолюция татарларны бөтен дөньяга хур итә ала. Без моңа юл куймаска таләп итәбез. Татар халкы һәм татар милли хәрәкәте мондый хәлгә ризалык бирми", дип белдерде ул.

Элегрәк нәкъ шундый мөрәҗәгать белән "Азат Идел-Урал" хәрәкәте да чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG