Accessibility links

Кайнар хәбәр

13 елга хөкем ителгән кырымтатар Арсен Абхаировның төрмәдәге шартлар аркасында сәламәтлеге какшаган


Кырымның Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары
Кырымның Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары

Хатыны әйтүенчә, аның аякларында варикоз чире барлыкка килгән. Сәбәбе – төрмәдәге кырыс шартлар. Тоткыннар иртәнге сәгать алтыда торып, кичке сәгать унда ята, ир гел аяк өстендә.

Кырымның Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән Арсен Абхаировның төрмәдә варикоз авыруы барлыкка килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Азизе сөйләгән.

Шулай ук ир аяклары шешенү һәм авыртудан интегә диелә. Хатыны әйтүенчә, варикоз төрмәдәге кырыс шартлар аркасында килеп чыккан: тоткыннар иртәнге сәгать алтыда торып, кичке сәгать унда ята, ир гел аяк өстендә.

Арсен Абхаиров Краснояр краеның Енисейски шәһәрендәге 2нче төрмәдә тотыла. 2020 елның ноябрендә аны террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 2 өлеше) 13 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Абхаиров белән беррәттән кырымтатарлар Рустем Эмирусеиновка 17 ел, Эскендер Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде.

Тикшерү фаразынча, өч кырымтатар да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының эшчәнлеген алып барган. Мәхкәмә Эмирусеиновны оештыручы, калган ике кырымтатарны – оешма әгъзалары дип таныды.

"Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен Русия хакимиятләре террорчы оешма дип тапты. Аның әгъзаларын бары тик фатирларда очрашып, дини әдәбият укулары, яңа әгъзалар җәлеп итүләре өчен генә дә ирекләреннән мәхрүм итәләр. "Сова" мәгълүмати-аналитик үзәге фикеренчә, Русиядә "Хизб-ут Тәхрир"не террорчы оешма дип танулары канунсыз.

"Мемориал" хокук яклау үзәгенең 2022 елның 22 мартына булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, оешмага катнашы булуда гаепләнеп Русиядә кимендә 340 кеше эзәрлекләнә. Аланың кимендә 231е хөкем ителгән, 176сына ун елдан да артыграк колония җәзасы бирелгән.

Иң күбе аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) яшәүчеләр эзәрлекләнә диелә - 94 кеше. Икенче урында – Татарстан (кимендә 81 кеше), өченче урында – Башкортстан (53 кеше).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG