Accessibility links

Кайнар хәбәр

“АвтоВАЗ” Ижаудагы заводы хезмәткәрләренә үз теләкләре белән эштән китүләрен сорый һәм биш айлык хезмәт хакын түләргә тәкъдим итә


 "АвтоВАЗ"ның Ижаудагы машина заводы
"АвтоВАЗ"ның Ижаудагы машина заводы

“АвтоВАЗ”ны мондый адымга Lada Vesta машиналарын җитештерү тукталып торуы һәм компонентларга кытлык дәвам итүе этәргән диелә. Шулай да ширкәт Ижау заводында күпләп кыскартулар ниятләнми дип ышандыра.

"АвтоВАЗ" Ижаудагы заводы хезмәткәрләренә, үз теләкләре белән эштән китсәләр, берничә айлык уртача хезмәт хакы түләргә тәкъдим иткән, эшчәнлеге тукталып торганчы бу заводта Lada Vesta машиналары җитештерелгән.

Ширкәт, үзләре эштән китүчеләргә Ижау һәм Удмуртиянең башка оешмаларында даими эш урыннары тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иткән. Риза булсалар, биш уртача хезмәт хакы яки 12 иң аз хезмәт хакы түләнәчәк, дип хәбәр итә "Интерфакс". РИА Новости исә 12 иң аз хезмәт хакы биш уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда күбрәк дип искәртә.

Шулай ук үз теләкләре белән эш ташлаучыларга ширкәт хезмәт стажына карап уртача биш-җиде айлык хезмәт хакы күләмендә өстәмә акчалата ярдәм дә күрсәтергә әзер диелә. Җиде айлык хезмәт хакы кадәр бер тапкыр бирелә торган түләүне, вакытыннан алда лаеклы ялга киткәндә, өлкән яшьтәге эшчеләргә тәкъдим итәчәкләр. Ширкәт эшчеләренең яңа һөнәрләргә өйрәнү чыгымнарын да капларга әзер булуын белдергән.

"АвтоВАЗ" эшчеләренә мондый тәкъдимне Lada Vesta машиналарын җитештерү тукталып торуы һәм компонентларга кытлык дәвам итүе сәбәпле ясаган диелә. Шулай да ширкәт Ижау заводында күпләп кыскартулар ниятләнми дип ышандыра.

Шулай ук 1 августта эшләми торса да Ижаудагы Lada заводын япмаячаклары хәбәр ителгән иде. АвтоВАЗның мөдирләр шурасы август-сентябрьдә заводны ничек эшләтәчәге турында карар кабул итәчәк диелде.

Июль ахырында Ижау автозаводы хезмәткәрләре Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язды, алар оешманың ябылуына юл куймауны сорады. Чит илдән кертелә торган компонентлар җитмәү сәбәпле завод биш ай эшләми тора.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә бер меңнән артык ширкәт үз эшен туктатты. АКШ һәм Европа берлеге Русия ширкәтләре белән эшләүне тыючы яисә чикләүче яңа санкцияләр кертүен дәвам итә.

"АвтоВАЗ" заводлары Тольяттида һәм Ижауда урнашкан. Ширкәттә 30 меңнән артык кеше эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG