Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эчәк инфекциясе таралу сәбәпле "Горки" кунакханәсен япканнар


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

Кешеләр хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң эпидемиологик тикшерү уздырылган. Кунакханә эшчеләренең киемнәре тикшерелгән, суга анализ ясалган, нәтиҗәдә кунакханәдә эчәк таякчыгы төркеменә кергән 38 төрле бактерия табылган.

Башкортстанның Белорет районы мәхкәмә тәфтишләре "Абзаково" тау чаңгысы курорты янында урнашкан кунакханәнең эшчәнлеген туктатып тора. Бу хакта Мәхкәмә тәфтишләре федераль хезмәтенең Башкортстандагы идарәсе хәбәр итә.

"Горки" кунакханәсендә яшәүчеләрдә эчәк инфекциясе табылган. Кешеләр хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң эпидемиологик тикшерү уздырылган, кунакханәдәге бер эшченең РНК вирус йоктыруы ачыкланган.

Эшчеләрнең киемнәрен тикшергәннәр, суга анализ ясалган, нәтиҗәдә кунакханәдә эчәк таякчыгы төркеменә кергән 38 төрле бактерия табылган.

"Горки"да эшчәнлеген алып барган "Вега" оешмасына административ беркетмә төзегәннәр. Мәхкәмә юридик затны гаепле дип тапкан һәм кунакханәне ун тәүлеккә япкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG