Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайдагы Хан сараенда җәнҗаллы реставрация эшләре

Кырымның Бакчасарай шәһәрендәге мәшһүр Хан сараен реставрацияләү ике елга сузылган килештерү эшләреннән соң 2018 елда ук башланган иде. Кырымтатар активистлары һәм тарихчылары шунда ук диярлек чаң кага башлады, чөнки реставрация барышында борынгы материаллар заманчаларына алыштырыла, коммуникацияләрне реконструкцияләгәндә технологияләр бозыла һәм башка җитешсезлекләр дә бар. Нәтиҗәдә былтыргы көчле яңгырлардан соң, бу ел башында сарайның диварында ярыклар барлыкка килде. Кырымны аннексияләгән Русия хакимияте прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат тапшырды. Соңрак Бакчасарай районы прокуратурасы тиешле түрәләргә карата җинаять эше ачылуын белдерде. Аларга Русия җинаять кодексының ике маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерелә — 243нче (Русия халыкларының мәдәни мирасы объектларын юк итү яки аларга зыян китерү) һәм 293нче (ваемсызлык). Сүз бу эшләрне башкаручыларны гына түгел, башкаручыларны яллаучыларны да җавапка тарту турында бара. Бу очракта мәдәният өлкәсенә караган биналарга үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү идарәсе түрәләре җавапка тартылачак. Бу оешма реконструкцияләү эше барышын техник күзәтү эшләрен башкарырга тиеш булган.

Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул вакытта сарайның бер өлешендә түләүле эксккурсияләр оештырыла.


XS
SM
MD
LG