Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Финляндия һәм Швециянең НАТОга керүен хуплады


Сулдан: Финляндия президенты Саули Ниинисте, АКШ президенты Джо Байден һәм Швеция премьер-министры Магдалена Андерссон Ак йортта. 19 май, 2022
Сулдан: Финляндия президенты Саули Ниинисте, АКШ президенты Джо Байден һәм Швеция премьер-министры Магдалена Андерссон Ак йортта. 19 май, 2022

"Финляндия һәм Швециянең әгъза булуы НАТОны тагын да ныгытачак, бу Русия агрессиясе, Путинның Украинадагы әхлаксыз һәм гаделсез сугышы сурәтендә бик мөһим", дип белдерде Сенаттагы демократик күпчелек башлыгы Чак Шумер.

Чәршәмбе, 3 августта АКШ Сенаты Финляндия һәм Швециянең НАТОга керүе турындагы килешүне раслады. Моны хуплап 95 сенатор тавыш бирде, берсе каршы чыкты.

"Финляндия һәм Швециянең әгъза булуы НАТОны тагын да ныгытачак, бу Русия агрессиясе, Путинның Украинадагы әхлаксыз һәм гаделсез сугышы сурәтендә бик мөһим. Путин НАТО берлеген ныгыта, моны Сенатның килешүне хуплавы да бик яхшы күрсәтә", дип белдерде Сенаттагы демократик күпчелек башлыгы Чак Шумер.

АКШ президенты Джо Байден бу карарны ике фирканең дә НАТОны нык хуплавын күрсәтүе дип атады.

НАТОга ике яңа әгъза алу турындагы килешүне берлектәге барлык 30 әгъза ил дә хупларга тиеш. Аны инде 23 ил хуплады. Төркиянең карашы әлегә төгәл түгел, ул Швеция һәм Финляндияне үзе террорчылар дип санаган көрдләргә сыену бирүдә гаепли.

Бу мәсьәләдә Швеция, Финляндия һәм Төркия арасында килешүгә ирешелде, әмма Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның бу килешүне намзәтләрнең ничек үтәвенә кагылышлы дәгъвалары бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG