Пензаның Ленин районы мәхкәмәсе 45 яшьлек инглиз теле укытучысы Ирина Генны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмә карарына таянып, "Медиазона" хәбәр итә. Укытучыга өч ел педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүне дә тыйганнар.
Хөкем карарында әйтелгәнчә, Ген "Русия президентын өнәмәгәнгә, укучыларда Русия президентына һәм кораллы көчләренә тискәре мөнәсәбәт тудыру максаты белән" күрәләтә ялган мәгълүмат тараткан.
Укытучы гаебен танымаган диелә.
Ирина Ген укучылары белән үзара сөйләшкән вакытта Русиянең Украинага башлаган сугышын тәнкыйтьләгән иде. Европадагы ярышка ни өчен бара алмаулары турында аңлатканда ул "Русия үзен цивилизацияле рәвештә тотарга өйрәнмәсә, мондый хәл дәвам итәчәк", дип җавап биргән һәм Украина шәһәрләрен бомбалауны, Кырымны, бәреп төшерелгән Малайзия "Боинг"ын телгә алган.
Сигезенче класста укучы кызлар инглиз теле укытучысы белән сөйләшүне смартфонга яздырган. Нәтиҗәдә бу язма тәртип саклау оешмаларына эләккән, 30 мартта Ирина Генга Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
- Фейклар һәм гаскәрне дискредитацияләү турындагы кануннар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кабул ителгән иде. Ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
- "Сетевые свободы" проекты исәпләп чыгарганча, Русиядә гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуга бәйле 70 җинаять эше ачылган. Аерым алганда бу эшләр Русия һөҗүмнәре аркасында Украинада сивил кешеләр һәлак булды дип белдерүчеләргә каршы ачылган.
- Русиядә "фейклар" маддәсе нигезендә кимендә өч хөкем карары чыккан. Беренчесе – Мәскәүдәге муниципаль депутат Алексей Гориновка чыгарылды, аны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Депутатлар шурасы утырышында ул "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен кулланган иде. Русия хакимияте Украинадагы гамәлләрен сугыш дип атауны тыя һәм аны "махсус хәрби операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!