Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Морфемалар" спектакль-уенында татарча яңа сүзләр уйлап табарга мөмкин


"МоN" театраль мәйданчыгында инсталляция
"МоN" театраль мәйданчыгында инсталляция

"MoN" театраль мәйданчыгы Татарстан милли китапханәсе бинасында урнашкан. Биредә рәссам Ирина Сәфиуллинаның инсталляциясе эшли, анда килүчеләр татар телендә яңа сүзләр уйлап чыгара ала. Ул 7 августка кадәр эшләячәк.

Казанда "МоN" театраль мәйданчыгы киңлекләрендә архитектор һәм рәссам Ирина Сәфиуллинаның инсталляциясе эшли.

Ул "МоN" өчен филолог һәм фәлсәфәче Нурия Фатыйхова тарафыннан махсус уйлап табылган "Морфемалар" спектакль-уенын дәвам итә.

Нурия Фатыйхова спектакльне 2021 елның декабрендә уйлап табып куйган иде. Аңа бу эштә "МоN" кураторлары Йолдыз Миңнуллина һәм Антон Хитров, рәссамнар Ирина һәм Данир Сәфиуллиннар, фәнни консультант Искәндәр Хәбибуллин булышкан.

"Морфемалар" спектакль-уенының төп идеясе – татар телендә яңа сүзләр төзү. Ул сүзләрне татар грамматикасы кагыйдәләре язылган ярдәмлекләр, урысча-татарча сүзлек һәм фантазияләре ярдәмендә тамашачылар үзләре уйлап таба. Бу спектакльдә актёрлар юк. Финалда яңа сүзләр белән танышалар, алар турында фикер алышалар. Спектакльне караучылар уйлап тапкан сүзләр арасында "сан-дөнья", "егәрлек", "арыткыч", көзәк, юктавышык, оялъят кебекләре бар.

"Морфемалар" спектакльләренең барысында да рәссам-каллиграфлар эшли. Яңа татар сүзләрен алар шундук катыргыга язып, заманча морфемалар уйлап табучыларга бүләк итә.

"MoN" театраль мәйданчыгы Татарстан милли китапханәсе бинасында урнашкан. Инсталляциягә керү бушлай дип хәбәр ителә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG