Accessibility links

Чаллыда яңа "татар мәдәниятенең беренче шәһәр фестивале" узачак


13 августта Чаллының Азатлык мәйданында үтәчәк чараны URBANTATAR татар яшьләре берләшмәсе оештыра.

Чаллыда URBANTATAR татар яшьләре берләшмәсе "яңа татар мәдәниятенең беренче шәһәр фестивален" - UT FEST уздырачак, дип хәбәр итә Chelny-biz. Чара 13 августта, шәһәрнең Азатлык мәйданында узачак.

Анда Казаннан Yummy Music җырчылары, Мәскәүдән диджей Aman Po-Kaifu катнашыр дип көтелә, остаханәләр һәм теләге булганнарга автобуста экскурсия уздыру ниятләнә.

Азатлык мәйданында кул эшләре, татарча китаплар тәкъдим ителә торган зона да булачак диелә.

URBANTATAR — Чаллы татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мохитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру. "Бу проект 2019 елда юктан гына барлыкка килде. Без аны үз шәһәребезгә һәм телебезгә мәхәббәтебезне аңлату өчен ачтык", дип аңлата берләшмәгә нигез салучылар аның максатларын.

2020 елның җәендә берләшмә URBANTATAR интернет-радиосы ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG