Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия авыл хуҗалыгы министры, уңыш аз булу сәбәпле Русия чит илләргә ашлык экспортын киметергә мөмкин, дип кисәтте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Июньнең икенче яртысында Русия президенты Владимир Путин, быел Русиядә "яхшы уңыш" көтелә, дип белдергән иде. Белгечләрнең беренчел бәяләмәләренә күрә, 130 миллион тонна ашлык җыелырга мөмкин, дигән иде ул.

Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев узган ел белән чагыштырганда быел Русиядә азрак уңыш җыелды, ә урып-җыю эшләрен кайбер төбәкләрдәге яңгырлар тоткарлый дип белдергән. "Интерфакс" язуынча, бу хакта Патрушев Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында хәбәр иткән.

"Шул сәбәпле 130 миллион тонна күләмендә ашлык уңышы җыеп алынмаска мөмкин. Билгеле, үз базарыбызны тулысынча тәэмин итәчәкбез, моның белән проблемнар булмаячак. Әмма ниятләнгән күләмнәргә җитә алмасак, быел 50 миллион тонна ашлык экспортлау ниятен яңадан карарга туры киләчәк. Ә бу дөнья базарына да тискәре йогынты ясарга мөмкин" дигән ул.

Җәй башында, Русия Украинадан ашлык урлый дигән хәбәрләр сурәтендә Русия президенты Владимир Путин, быел Русиядә "яхшы уңыш" көтелә, дип белдергән иде.

"Белгечләрнең беренчел бәяләмәләренә күрә, 130 миллион тонна ашлык җыелырга мөмкин, шул исәптән 87 миллион тоннасы - бодай. Әгәр шулай булса, ә без моңа исәп тотабыз, бу – Русия тарихында (бодай җыюда – ред.) рекорд булырга мөмкин" диде Путин хөкүмәт киңәшмәсендә.

Сугыш башланганчы Украина белән Русия ашлык экспортлау ягыннан дөньяның иң зур тәэминатчылары булды. Моңарчы БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Украинадагы сугыш "ачлык давылына" китерергә мөмкин дигән иде. Аның сүзләренчә, сугыш азык-төлек чылбырын өзә һәм ягулыкка, ашамлыкларга һәм транспортка бәяләрне арттыра.

Июльдә БМО белән Төркия катнашында Русия һәм Украина Кара диңгездәге портлар аша украин ашлыгын чит илләргә яңадан чыгара башлау турында килеште. Август башында Украина портларыннан ашлык төялгән беренче көймәләр юлга чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG