Грузия хакимияте "илнең бөтенлеген торгызырга" ниятли. Бу хакта Грузиянең премьер-министры Ираклий Гарибашвили Facebook-тагы сәхифәсендә язды.
— Без җирләр бөтенлеген торгызачакбыз һәм илне берләштерү юлы белән тыныч, акыллы сәясәтне сайлаячакбыз. Без Грузияне берләштерү максатына һичшиксез ирешәчәгебезгә ышанабыз! — дип язган ул.
Нәкъ 14 ел элек, 2008 елның 8 август төнендә Тифлиснең фетнәчел Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларында контрольны торгызу тырышлыгыннан соң, Русия көчләре Грузиягә һөҗүм итте. Расланмаган бәйсез чыганакларга күрә, низаг нәтиҗәсендә меңгә якын кеше үлгән.
Биш көнлек сугышта Русия Грузиянең ике төбәге булган Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген таныды һәм андагы хәрби базаларына өстәмә гаскәрләр кертте. Русия, Венесуэла, Никарагуа, Науру, Сүриядән тыш, дөньяның бөтен илләре Абхазия белән Көньяк Осетияне Русия тарафыннан басып алынган Грузия җире дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!