Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары бер ел эчендә 20 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аналитиклар мәгълүматынча, июль аенда русияләр балаларын мәктәпкә әзерләүгә уртача 13 919 сум тоткан. Моңа пенал, каләм җыелмалары, дәфтәрләр, букча, мәктәп формасы, күлмәк, алмаш чалбар яки итәк, аяк киемнәре керә диелә.

Русиядә мәктәпкә җыену чыгымнары бер елда 20 процентка арткан һәм 14 меңләп сум булган, дип яза "Известия", "ЧекИндекс" исәпләвенә таянып.

Аналитиклар мәгълүматынча, июль аенда русияләр балаларын мәктәпкә әзерләүгә уртача 13 919 сум тоткан. Моңа пенал, каләм җыелмалары, дәфтәрләр, букча, мәктәп формасы, күлмәк, алмаш чалбар яки итәк, аяк киемнәре керә диелә.

Беренче сыйныф укучысына канцелярия кирәк-яраклары тугыз процентка артып, 859 сум булган, букча 14 процентка кыйммәтләнгән һәм уртача 1954 сумга төшә, диелә. Мәктәп формасы 25 процентка артып уртача 3011 сум, аяк киеме 15 процентка кыйбатланып 1823 сум, спорт аяк киеме 10 процентка кыйммәтләнеп 2279 сум булган.

Белгечләр әйтүенчә, ата-аналар мәктәп кирәк-яракларын күбрәк интернет аша ала, мондый тауарларның 60 проценттан артыгы онлайн кибетләрдән алынган диелә.

Узган атнада Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев ата-аналардан мәктәп букчаларының һәм кирәк-яракларының бәяләре нык артуы турында шикаятьләр килүен белдергән иде. Депутатларга бу шикаятьләрне тикшерергә кушылды. Бәяләрнең нык артуы расланса, бу мәсьәлә парламент утырышында тикшереләчәк һәм чаралар күрү турында карар булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG