Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты елда Казанда сәүдә 13 процентка кимегән


Казан түрәсе сәүдә әйләнешенең кимүен Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле Русиягә кертелгән санкцияләр, чит ил ширкәтләренең базардан китүе һәм халыкның кереме кимүе белән бәйләде.

Быелның гыйнвар-июнь аенда Казанда ваклап сату 136 млрд сумны тәшкил иткән. Бу, узган елның әлеге чоры белән караганда, 13 процентка кимрәк. Әлеге саннарны Казан башкарма хакимияте җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров шәһәр киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, сәүдә өлкәсенә "санкцияләр һәм чит ил ширкәтләренең китеүе" йогынты ясаган.

"Сәүдә тармагы моңа кадәр күрелмәгән кыенлыклар белән очрашты: логистика чылбырының катлаулануы, тиз арада яңа тауар ташучыларны эзләү, инфляция басымы, халыкның түләү мөмкинлекләренә ихтияҗ кимүе. Сәүдә әлеге кыенлыкларны үзендә берьюлы сизә", диде ул.

Шәһәр түрәсе белдерүенчә, бүген төзелеш материаллары базарында сәүдә 25 процентка кимегән. Көнкүреш техникасы һәм электроника өлкәсендә сату күләме 48 процентка төшкән. Чит ил ширкәтләренең кибетләре эшчәнлекләрен туктаткач, халыкның сәүдә үзәкләренә йөрүе 14 процентка кимегән.

Илдар Шакиров сүзләренчә, Русиядә 31 чит ил ширкәте үз эшен туктаткан, шулардан нибары 8 бренд кына кире кайткан.

Сәүдә өлкәсендә маркетплейслар үсеш алган диелә. Ярты елда интернет аша сатучы Татарстан эшмәкәрләре 37 процентка арткан.

Бүген Казанда сәүдә өлкәсендә 140 мең кеше эшли. Бу хезмәт базарының 12 процентын тәшкил итә.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты. Чит ил брендлары күбесе сәүдә үзәкләрендә урын арендалап эш итте. Шулай ук эре кино ширкәтләре дә яңа фильмнарын Русия кинотеатрларында күрсәтүдән баш тартты.

Моңа кадәр Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чикләүләр аркасында республика икътисадының 30 процентына куркыныч яный дип белдерде. Аерым алганда, сәүдә өлкәсендә дә кимү күзәтелгән. Ул Татарстан икътисадының 4 процент өлешен тәшкил итә. Санкцияләр сәбәпле чит ил контрагентларына түләү үткәрүдә кыенлыклар да туган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG