Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 117нче сезонында тамашачыларына дүрт яңа тамаша тәкъдим итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Режиссёр Айдар Җаббаров япон драматургы Коки Митаниның "Көлке академиясе" пьесасы һәм Әмирхан Еникинең "Рәшә" әсәре нигезендә берьюлы ике спектакль әзерли.
Узган театр мизгелендә "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә лауреат булган Булат Минкинның "Tatar Trip" пьесасы кече сәхнәдә куелачак диелә. Аны режиссёр Рамил Гәрәев сәхнәләштерә.
Моннан тыш, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев Бурятия режиссеры Сойжин Жамбаловага үз көчен Камал театрында сынап карарга тәкъдим иткән. "Нәрсә куелачагы әлегә тәгаен билгеле түгел, тик ул яңа елдан эшкә тотыначак", дигән Бикчәнтәев.
Шул ук вакытта яңа сезонда Камал театрында биш тамашаны төшереп калдырганнар. Болар: "Исәнмесез", "Килә ява, килә ява", "Мендәр әкияте", "Малай, бүре һәм Шомбай" һәм "Тамашачы тамашасы". Моны аларны карарга килүчеләр саны кимү белән аңлатканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!