Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 60 проценты "Киевка яңа һөҗүм" башлауны хуплый


Сораштыру авторлары искәртүенчә, бу тикшеренүнең нәтиҗәләре сораштыруда катнашканнарның чын фикере белән туры килмәскә дә мөмкин, чөнки “русияләр бу хакта сөйләшергә курка – баш тартулар артты, ихласлык кимеде”, диелә.

Владимир Путинның "Киевка яңа һөҗүм" башлау ихтималын русияләрнең 60 проценты хуплый, шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 65 проценты, тынычлык килешүе төзеп, сугышны туктату мөмкинлеген хуп күрә.

Бу хакта Russian Field хезмәтенең социологик тикшеренүе мәгълүматларына таянып "Коммерсантъ" яза.

Сораштыру авторлары искәртүенчә, аның нәтиҗәләре катнашканнарның чын фикере белән туры килмәскә дә мөмкин, чөнки "русияләр бу хакта сөйләшергә курка – баш тартулар артты, ихласлык кимеде", диелә.

Сораштырылганнарның 50 проценты Украинадагы сугышның дәвам итүе яклы, тынычлык турында сөйләшүләргә күчүне 38 проценты тели.

"Махсус операция" дип аталган сугышны хуплаучыларның гомуми күләме – 69 процент, 25ләп процент кеше моңа каршы чыккан, респондентларның сигез проценты җавап бирергә авырсынган.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты сугыш озакка сузылды дигән фикердә, 28 проценты киресенчә уйлый. Украинадагы сугыш тагын бер елдан артык дәвам итәр дип уйлаучылар – 30 процент, сугыш ярты ел эчендә төгәлләнер дип өмет итүчеләр – 20 процент, хәрби хәрәкәтләрнең бер-ике ай эчендә бетүен теләүчеләр 13 процент диелә.

Русияләрнең 62 проценты "махсус операция" уңышлы яки "мөгаен уңышлы" бара дип саный. Болай уйламаучылар – 19 процент булган. Сораштырылган ир-атларның 62 проценты сугышта шәхсән катнашырга әзер булмавын әйткән. Май аенда шушы ук күрсәткеч 55 процент булган. Респондентларның 29 проценты "махсус операциядә" катнашырга телим дигән, аларның өчтән бере 45-59 яшьләрдә диелә.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русия Украинага бәреп кергәч тә Киевка һөҗүм итә башлады. Украина башкаласы берничә көн эчендә алынырга мөмкин дигән борчылулар булса да, Мәскәү бу юнәлештә бернинди уңышларга ирешә алмады.

Сугыш башланып берничә атна узгач Саклану министрлыгы Киев һәм Чернигов юнәлешләрендә активлыкны киметүен игълан итте. Шуннан соң күпсанлы югалтулар белән Русия гаскәрләре Украинаның төньягыннан китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG