Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге һәм Британия Русиядән ташкүмер сатып алуны тулысынча туктатты


Ташкүмер төялгән вагоннар. Иллюстратив фото
Ташкүмер төялгән вагоннар. Иллюстратив фото

Еврокомиссия бәяләмәсенә күрә, эмбарго Русия ташкүмере экспортының 25 процентына кагылачак, бу елына сигез миллиард евро дигән сүз.

Бүген, 10 августтан Европа берлегендә Русиядән ташкүмер алу тулысынча тыелды. Бу тыюны Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең дүртенче җыелмасында, апрель аенда игълан иткәннәр иде.

Еврокомиссия бәяләмәсенә күрә, эмбарго Русия ташкүмере экспортының 25 процентына кагылачак, бу елына сигез миллиард евро дигән сүз.

10 августтан Британия дә Русия ташкүмереннән баш тарта.

Европа берлеге ташкүмер алуга тыю игълан иткәннән соң, Русия экспорт агымнарын башка илләргә, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиягә юнәлдерде. Шул ук вакытта Русиягә аны 50 процент ташлама белән сатарга туры килә.

Европа берлеге исә хәзер бу ягулыкны Төньяк Америкадан, Австралиядән, Колумбиядән, Көньяк Африкадан һәм Казакъстаннан ала башлаячак.

Моннан тыш Европа берлеге Русия нефтеннән дә өлешчә баш тартырга ниятли. Бу чикләүләр ел ахырында гамәлгә керәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG