Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Днепропетровски өлкәсенә һөҗүмдә 13 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төнлә Русия хәрбиләре Украинаның Марганец шәһәренә "Град" дәррәү ату системыннан 80нән артык снаряд очырган. Атышка Марганец шәһәре һәм Высшетарасовка авылы эләккән дип хәбәр ителә.

10 августка каршы төндә Украинаның Никополь районына һөҗүмдә 13 сивил кеше үлгән. Днепропетровски өлкәсе губернаторы Валентин Резниченко хәбәренчә, 11 кеше җәрәхәтләнгән, аларның бишесе авыр хәлдә.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, төнлә Русия хәрбиләре Марганец шәһәренә "Град" дәррәү ату системыннан 80нән артык снаряд очырган. Атышка Марганец шәһәре һәм Высшетарасовка авылы эләккән. Резниченко сүзләренчә, 20дән артык күпкатлы йортка, Хакимият хезмәтләре күрсәтү үзәгенә, мәдәният йортына, тулай торакка, ике мәктәпкә, шәһәр шурасы бинасына һәм тагын берничә хакимият бинасына зыян килгән. Шәһәрдә электр чыбыклары зарарланган диелә.

Вышетарасовкада бер шәхси йорт тулысынча җимерелгән, аңа снаряд төшкән. Тагын 11 йортка һәм газүткәргечкә зыян килгән, меңләп кеше газсыз калган.

Запорожье өлкәсе хакимиятләре дә төбәккә һөҗүм аркасында бер хатын-кызның үлүен әйтә. Әлегә Русия саклану министрлыгы һөҗүмнәргә аңлатма бирмәде.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга, сәүдә үзәкләренә, һава аланына да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG