Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр иң нык арткан төбәкләрнең беренче бишлегендә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елның июлендә республикада әлеге хезмәтләр, узган елның июле белән чагыштырганда, 6,5 процентка кыйбатланган. Русия буйлап уртача арту исә 4,5 процент.

Татарстан Русиядә коммуналь хуҗалык хезмәтләре бәяләре иң нык арткан төбәкләрнең беренче бишлегенә кергән. 2022 елның июлендә республикада әлеге хезмәтләр, узган елның июле белән чагыштырганда, 6,5 процентка кыйбатланган. Бу хакта Росстат саннарына таянып ТАСС яза.

Русия буйлап уртача арту исә 4,5 процент. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең кыйбатлануы илнең барлык субъектларында да күзәтелә диелә. Иң нык арту Кемер һәм Төмән өлкәләрендә (7,6 процентка), Алтай республикасында (7,4 процентка), Яһүд автоном өлкәсендә (6,6 процентка), Татарстанда һәм Оренбур өлкәсендә (6,5 процентка) күзәтелгән.

2013 елдан башлап, Русиядә инфляцияне тотып тору өчен 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне елга бер тапкыр арттыралар.

Шул ук вакытта 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы хәбәр ителгән иде. Моны исәпләгәндә Росстат 12 916 сумнан чыгып фикер йөрткән, оешма бу акчаларны Русиядә яшәү өчен җитәрдәй иң аз керем дип санный.

2022 елның беренче чирегендә социаль түләүләр күләме узган ел белән чагыштырганда уртача 19,4 процентка кимегән диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG