Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония үзе биргән шенген визаларына ия русияләр өчен чикләрен яба 


Эстониянең Нарва шәһәре белән Русиянең Ивангород шәһәре арасындагы күпер
Эстониянең Нарва шәһәре белән Русиянең Ивангород шәһәре арасындагы күпер

Аңлашылганча, Эстония биргән шенген визасы белән Шенген килешүе булган башка илләргә һәм Ирландиядән тыш Европа берлегенә керү элеккегечә мөмкин булачак.

Эстония үзе биргән шенген визаларына ия булган русияләргә чикләрен яба. Бу хакта бүген, 11 августта хөкүмәт утырыгы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында илнең тышкы эшләр министры Урмас Рейнсалу белдерде.

Рейнсалу әйтүенчә, алар Эстония республикасы биргән шенген визаларына чикләүләр кертә. Визалар гамәлдә булачак, әмма алар белән Эстониягә керү тыелачак диелә.

Рейнсалу әйтүенчә, бу бары тик Эстония биргән визаларга гына кагыла һәм Шенген зонасындагы башка илләр биргән визаларга кагылмый. Шулай да киләсе атнада ил хөкүмәте Русиянең бөтен ватандашларына да керүне ничек тыярга мөмкин булуы турында фикер алышмакчы.

Министр сүзләреннән аңлашылганча, Эстония биргән шенген визасы белән Шенген килешүе булган башка илләргә һәм Ирландиядән тыш Европа берлегенә керү элеккегечә мөмкин.

Шул ук вакытта, дипломатларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, халыкара йөк һәм юлчылар ташу белән шөгыльләнүчеләргә, һуманитар сәбәпләр белән Эстониягә керүе кирәк булучыларга һәм Эстония ватандашларының яки монда даими яшәүгә рөхсәт алучыларның якын туганнарына Эстониягә керү тыелмаячак.

Европа берлеге кануннары нигезендә ирекле хәрәкәт итү хокукы булучылар да илгә керә алачак диелә.

Элегрәк Эстония Русия ватандашларына шенген визалары бирүне тыю мәсьәләсен күтәргән иде. Бу мәсьәлә турында Европа берлеге дәрәҗәсендә фикер алышачаклар, әлегә гамәлдәге кагыйдәләр моны рөхсәт итми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG