Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Украинага тагын 1,5 миллиард евролык хәрби ярдәм вәгъдә итте


Копенһагенда Украина донорлары конференциясе
Копенһагенда Украина донорлары конференциясе

Акча корал, ракетлар һәм сугыш кирәк-яраклары җибәрүгә, Украина өчен корал җитештерүне арттыруга, украин солдатларын хәрби әзерләүгә һәм Украинадагы сугыш колачлаган җирләрне миналардан арындыруга кулланылачак.

Көнбатыш илләре Русия һөҗүменә каршы тору өчен Украинага тагын 1,5 миллиард евро бүлеп бирергә вәгъдә итә. Бу хакта 26 ил саклану министрларының Копенһагада узган конференциясендә хәбәр ителгән.

Акча корал, ракетлар һәм сугыш кирәк-яраклары җибәрүгә, Украина өчен корал җитештерүне арттыруга, украин солдатларын хәрби әзерләүгә һәм Украинадагы сугыш колачлаган җирләрне миналардан арындыруга кулланылачак.

Украина президенты Владимир Зеленский видео аша Көнбатыш беректәшләренә мөрәҗәгать итеп, күбрәк акча һәм сугыш-кирәк яраклары бирүләрен сораган. "Русияне никадәр тизрәк туктатабыз, шулкадәр тизрәк үзебезне имин хис итәчәкбез. Безгә саклану өчен корал һәм снарядлар кирәк", дигән Зеленский.

Украина саклану министры Алексей Резников журналистларга әйтүенчә, илгә хәрби очкычлар кирәк. Шулай да, әлегә беректәшләр Киевка хәрби очкычлар җибәрергә җөрьәт итми, әмма башка төрле кораллар белән тәэмин итмәкчеләр.

Британия өстәмә рәвештә 300 миллион евро бүлеп бирергә вәгъдә иткән, бу акчалар M31A1 югары төгәллекле ракетларына (80 километрга кадәр ераклыктагы һәдәфләрне зарарлый) һәм дәррәү һөҗүм ясаучы ракет системнарына дип тә бирелә.

Русия президенты Владимир Путинның Көнбатыш илләре "ызгыштан арачак һәм халыкара бергәлек төрле якларга таралачак" дигән сүзләренә карамастан, бу ярдәм "Британиянең һәм халыкара бергәлекнең элеккегечә Украинага саклану өчен хәрби ярдәм күрсәтеп, иңгә-иң торачагын күрсәтә" дип белдергән Британия саклану министры Бен Уоллес.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG