Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада җыелышып дару эчкәннән соң биш үсмер агуланган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренчә, өч үсмер авыр хәлдә, икесенең хәле уртача авыр дип бәяләнә.

Уфаның Сипайлово торак районындагы фатирда биш яшүсмер (дүрт кыз һәм бер малай) аңсыз килеш табылган һәм хастаханәгә җибәрелгән, дип яза Mkset басмасы.

Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәктәп укучылары 11 августтан 12 августка кадәр аралыкта бер кызның туганы фатирында җыелган. Алар "дәвалану максатында дару эчкән, үзләрен начар хис итә башлаган". 12 август иртәсендә фатир хуҗасы яшүсмерләрне аңсыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренчә, өч бала авыр хәлдә, икесенең хәле уртача авыр дип бәяләнә.

Тикшерүчеләр һәм полиция бу хәлләрне һәм моңа китергән сәбәпләрне ачыклый диелә. Башкортстан прокуратурасы да тикшерү башлаган.

Күптән түгел Русиядә үзләрен үтергән балалар саны, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел 40 процентка диярлек артуы хәбәр ителгән иде. 2020 елда аларның саны 548 булса, узган ел 753 булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG