Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда "Кара Пулат" операсы күрсәтелде

Болгарда ике көн дәвамында XIV гасыр Алтын Урда сәнгатенең уникаль ядкәре – Кара пулат фонында ачык һавада "Кара пулат" операсы күрсәтелә. Беренче тамаша 12 августта булды.

Операда вакыйгалар Болгар ханы кызы Нәргизә, аның сөйгәне Турыбатыр һәм Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Карабатыр тирәсендә бара.

Либретто авторы - Ринат Харис, операның композиторы - Элмир Низамов.

Операны сәхнәгә куюда шулай ук Илгиз Зәйниев, Ильяс Камал, Георгий Ковтун, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Ильгиз Мөхетдинов та катнашкан.

13 августта ул тагын бер тапкыр күрсәтеләчәк.


дәвам

XS
SM
MD
LG