Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуны кисәтү эшләрен көчәйтергә өндәде. Бу кирәк, чөнки соңгы атнада республикада Covid-19 белән авыручылар күрсәткече 32 процентка артты, дип белдергән ул шимбә хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
Авыручыларның артуын исәпкә алып, ул хезмәт коллективларында, оешмаларда битлек кию тәртибе кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан президенты фикеренчә, вакцина ясау эшен дә активлаштыру мөһим, эпидемия вазгыяте киеренкеләнүен көтәргә кирәкми.
Вируска каршы нормаларны үтәүдә президент Кытайны үрнәк итеп китергән. "Кытайга карагыз. Бу санитария таләпләрен үтәү һәм халык белән эшләүне оештыру буенча иң дисциплиналы ил", дигән Миңнеханов.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) авыручылар санының артуын сезонлылык белән бәйле булуын әйтте. Вирусларның таралуы нигездә җәй ахырына һәм көзге-кышкы айларга туры килә.
Рәсми саннарга караганла, соңгы тәүлектә Татарстанда 87 кешедә коронавирус табылган, бер кеше үлгән. Русия күләмендә узган тәүлектә 29 меңләп кеше ковид йоктырган, коронавируслы 60 кеше үлгән.